Барыбыз бергә теләсәк, табигатьне саклый алырбыз (6+)

16 апрель көнне 17 нче санлы китапханә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Барыбыз бергә теләсәк, табигатьне саклый алырбыз» дигән әдәби кичә уздырды. 

20210416_142220
20210416_135728
20210416_142827
20210416_140814

Алып баручы балаларны табигать образында каршы алды һәм аларга әйләнә-тирә дөнья, табигать һәм аның чыганакларын саклауның мөһимлеге турында сөйләде. Ул сөйләгәннәрдән укучылар кешеләр гаебе белән ел саен үсемлекләр һәм хайваннарның һәлак булуы, ә кайберләренә, гомумән, юкка чыгу куркынычы янавы турында белде. Аларны саклап калу максаты белән, Кызыл китап булдырылган, чара вакытында балалар аның белән дә танышты. Укучыларга «Россиянең Кызыл китабы» видеоязмасы тәкъдим ителде. Кайбер хайваннарның бөтенләй юкка чыгуы турында мәгълүмат аларны аеруча тәэсирләндерде, шуннан соң табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга кирәклеге турында фикер әйтелде. Шулай ук балалар экологик темага шигырьләр укыды, табигать сөюче язучыларның иҗаты белән танышты. Алып баручы аларга В.Бианка, Н.Сладков хикәяләрен укыды. Балалар «Бу кайсы хайван?» бәйгесендә хайваннарны тасвирлады, исемнәре буенча кошлар, җәнлекләр һәм бөҗәкләрнең әдәби персонажларын таныды. 
Кичә азагында укучылар «Ел фасыллары» дигән китап күргәзмәсе белән танышты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: